«Музыка дөньясы барыбызны да берләштерә!»

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

3 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан  «Музыка дөньясы барыбызны да берләштерә! » дип аталган музкаль конкурс-программа узды. Әлеге чараның максаты-мәктәп традицияләрен саклау, рухи – әхлакый тәрбия эшен оештыру, мәктәп һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында дәвамчанлыкны тәэмин итү, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү. Чара барышында 2 команда ярышты: “Моң”- балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары командасы  һәм “Күңелле музыкантлар " - төрле өлкәләрдә эшләүче сәнгать мәктәбен 90 нчы елларда тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары.

Конкурс программасы музыка әдәбияты, сольфеджио фәннәре, музыка уен кораллары һәм төрле  халыклар музыкасы белән тыгыз бәйләнгән иде. Конкурс барышында  һәр катнашучы үзенең иҗади сәләтләрен, зирәклеген, музыкаль эрудициясен күрсәтте. Чара балалар сәнгать мәктәбе укучыларынын  чыгышлары белэн үрелеп барды.  Балалар сәнгать мәктәбе фойесындарәсем сәнгате бүлеге укучыларының эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Анда төрле техникаларда башкарылган иң яхшы эшләр тәкъдим ителде. Бүгенге чара сәнгать мәктәбендә мондый уртак очрашуларны уздыру ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтте. Чакырылган кунакларыбызнын йөзләрендә музыка яшьлеге белән очрашу шатлыгы чагыла иде. Чара ахырында балалар сәнгать мәктәбе директоры Газизов А. З. мәктәпнең өлкән  һәм хәзерге чыгарылыш сыйныф укучыларына, шулай ук залда утыручы барлык тамашачыларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм чарада  катнашучыларга һәм жюри әгъзаларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле сувенирлар тапшырды. Кичә дустанә, җылы атмосферада үтте.

Барлык чыгарылыш укучыларын  мәктәбебездэ күрергә без һәрвакыт шатбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International