Саба балалар сәнгать мәктәбе “Безнең дуслык чикләрсез” концертын тәкъдим итте.

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

3 ноябрь көнне Саба аграр көллияте студентлары өчен Саба балалар  сәнгать мәктәбе укучылары  “Безнең дуслык чикләрсез”  дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Чара 4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелде. Концертта Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаруында классик, чит ил композиторларының әсәрләре һәм дөньяның төрле халык музыкасы яңгырады. Матур һәм истә калырлык номерлар, шулай ук матур костюмнар тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Иҗат бәйрәме бик күңелле үтте. Бу якты бәйрәмдә катнашучыларның барысы да искиткеч музыка дөньясы белән очраштылар, матур һәм кабатланмас сәнгать дөньясына чумдылар. Бүгенге чарада балалар сәнгать мәктәбе коллективы педагогларның һөнәри осталыгын, талантлы укучыларының сәләтен күрсәтте. Саба аграр көллияте директоры Бикмөхәммәтов Закирҗан Миннемулла улы укучыларда иҗатка мәхәббәт үстерүдә куелган көч өчен рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады, барысына да уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International