«Җир буйлап көз атлый»

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Көз-рәссам кебек табигатьне якты төсләргә бизәп торучы елның матур һәм күркәм чоры. 31 октябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Җир буйлап көз атлый» дип исемләнгән конкурс-уен чарасын оештырдылар. Балаларга елның иң матур вакыты, табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләнде. Балалар көз сынамышлары турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, бик күңелле һәм бердәм булып викторинада  катнаштылар. «Алтын көз»- рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар, гуаш кулланып, тырышып көзне ясадылар. Барлык рәсемнәр дә матур, якты килеп чыкты. Чара ахырында балалар хәрәкәтле  уеннар уйнадылар. «Яфраклар коела, көз безгә килә»- тематик күргәзмә, «Табигать турында укыйбыз» - китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International