«Балалар журналлары иле буйлап сәяхәт»

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

2 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында «Хыял» мәктәп яны лагере балалары, Юлбат мәктәбе укучылары кунакта булдылар. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар өчен - «Балалар журналлары иле буйлап сәяхәт» исемле мавыктыргыч библиографик күзәтү үткәрделәр. Балалар һәр журналның үзенең кабатланмас йөзе һәм стиле булуын һәм, димәк, үз укучысының да булырга тиешлеген белделәр. Укучыларга төрле тематикалы басмалар тәкъдим ителде. Балалар «Непоседа», «Салават күпере», «Саша Маша», «Ежик», «Ялкын» журналларының эчтәлеге белән таныштылар, шулай ук «Сабантуй», «Мир Принцесс» кебек яраткан журналлар турында күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. Табышмаклар, уеннар, кроссвордлар чараның программасын тулыландырды, яшь укучыларга үзләренең белемнәрен, осталыкларын һәм зирәклекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Чарага балалар журналларыннан күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International