25 март көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында «Аҗаган – 2026» хәрби-спорт уены узды.
Ярышларда районның барлык гомуми белем бирү мәктәпләре катнашты.
Ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын- Байкиев.К.С. исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты;
2 урын- Лесхоз урта мәктәбе;
3 урын- Явлаштау урта мәктәбе.
Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, грамоталар, акчалата бүләкләр, ә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.