Россиядә Әтиләр көнен беренче бәйрәм итү

2021 елның 29 октябре, җомга

Россиядә Әтиләр көнен беренче бәйрәм итү 2014 нче елда узды. Бу елны Мәскәүдә «Әти Фест»фестивале узды. Шул вакыттан башлап ул ел саен башкалада гына түгел, Новосибирскида, Калининградта һәм Казанда да уза. Шулай ук бу көнне шәһәрләрдә квестлар һәм бәйрәм чаралары оештырыла. Ә төбәк администрацияләренә күп балалы әтиләргә акчалата премияләр бирәләр. Россия Президенты Владимир Путин ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк әти көнен гамәлгә куйды. Бу хакта Президентның хокукый мәгълүмат порталында бастырылган Указында әйтелә. 2021 нче елда бәйрәм 17 нче санга туры килә. 17 нче октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән чара үткәрделәр, анда балалар әтиләренә үз куллары белән матур открыткалар әзерләделәр. Костюмнар бик кызыклы, матур килеп чыкты, балаларга  бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International