"Мин - татар баласы" республикакүләм иҗади эшләр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы.

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

28 октябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән "Шаян ТВ" үткәргән - "Мин - татар баласы" республикакүләм иҗади эшләр бәйгесендә катнашып, Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары зур уңышларга ирештеләр.Конкурс нәтиҗәләре буенча

"Иң яхшы рәсем"(11-15 яшь) номинациясендә Раһимова Чулпан җиңү яулады;

"Иң яхшы кул эшләре яки агачтан, башка материаллардан эшләнгән әйберләр" (7-10 яшь) номинациясендә Бикиева Дилә;

 "Иң яхшы кул эшләре яки агачтан, башка материаллардан эшләнгән әйберләр" (11-15 яшь) Әүһәдиева Мәрьям зур җиңү яуладылар.

Җиңүчеләргә татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссиядән дипломнар һәм истәлекле значоклар, шулай ук 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк –сертификатлар тапшырылды.

Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләре  Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Галиева Эльвира Раеф кызын югары казанышлары белән котлыйбыз ! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International