"Kaз өмәсе"

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

19 октябрьдә Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, "Kaз өмәсе" Бөтенроссия фестиваль конкурсында катнашу өчен видео төшерделәр. Татар халык җырларын җырлап, Тенеки авыл клубы мөдире каз каурыйларыннан бәлеш һәм коймак майлау өчен “Май канаты” дип исемләнгән мастер-класс күрсәтте.  Чара азагында катнашучыларның барысы да даими укучыбыз  Мәрзия Халикова язган "Kaз өмәсе истәлекләре" исемле шигырь тыңладылар. Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International