Мастер-класс

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Ике басу Арташ мәдәният йортында китапханә белән берлектә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Кәгазь - иң гади һәм арзан, җиңел эшкәртелә торган материалларның берсе. Аннан бик күп төрле эшләнмәләр ясарга була, алар, өстәвенә, гамәли кулланыш та таба ала. Кәгазь белән эшләү баланың гомуми үсешенә сизелмичә дә йогынты ясый: аның бармаклары ныгый, сенсор кичерешләр арта – хис-тойгылар дәрәҗәсендә ул фактураны, кәгазьнең тыгызлыгын һәм төсен белә.
Бүгенге чара тулысынча шундый атмосферада үтте. Без бүгенге чараны яңа бәйрәм - Әтиләр көненә багышладык. Чара барышында балалар үз куллары белән Әтиләр өчен котлау открыткалары ясадылар, аларга үз теләкләрен яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International