“Әтиләр көне”

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Бөтен дөньяда Әтиләр көне әтиләрнең  үз балаларының  тормышына керткән өлешен тану билгесе итеп  билгеләп үтелә. Төрле илдә бәйрәм датасы үзгәреп тора,  әмма күп кенә илләрдә әтиләр көне июнь аеның өченче якшәмбесенә  туры килә. Безнең илдә 2021 елга кадәр бу көн  рәсми булмаган килеш бәйрәм ителде. Россиядә беренче тапкыр Әтиләр көнен 2021 елның 17 октябрендә билгеләп үтәчәкләр. Бу хактагы 573 номерлы указга быел көз РФ Президенты Владимир Путин кул куйды. Шул уңайдан, 16 октябрь көнне Кызыл-Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Тормышыбыз яме сез»дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырдылар. Концерт дәвамында шигырьләр, күңелле күренешләр, биюләр һәм  җырларда әтиләргә, ир-атларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән каршы алынды. Залдагы тамашачыларның шатлыклы йөзләрен күрү, аларның яхшы кәефләре бәйрәм чарасын әзерләүчеләргә иң яхшы бүләк булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм залда утыручыларның барысының да күңеленә хуш килде. Әтиләр көне уңаеннан үткәрелгән бу   концерт бик күңелле узды һәм авыл халкына бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International