Шәмәрдән авыл җирлегендә күпфатирлы йортлар өчен кич утырулар узды.

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

16 октябрь көнне Төзүчеләр урамындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен "Йөзегемнең исеме – Өммегөлсем"дип исемләнгән кич утыру узды. Чарада катнашучылар күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Кич утыру өчен якын-тирә йортларда яшәүчеләр бүләкләр әзерләделәр. Кичә барысында да яхшы кәеф уятты һәм бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Чараны Шәмәрдән мәдәният йорты мәдәни оештыручысы А.М. Вәлиева алып барды. Концерт номерлары белән Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче сәнгать үзешчәннәре  чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International