«Аленький цветочек глазами детей" рәсем конкурсы

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

18 октябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина рус язучысы С.Т. Аксаковның тууына 230 ел тулу уңаеннан «Аленький цветочек глазами детей» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды. Конкурста катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, үз идеяләрен тормышка ашырдылар. Конкурста Шәмәрдән лицееның «Үсеш» 2 «Б» сыйныф укучылары катнашты, алар үзләренең иҗади эшләрен бик теләп әзерләгәннәр иде. Барлык эшләр дә төрле иде, композициягә һәм чәчәкләр чишелешенә индивидуаль якын килү тәкъдим ителде. Һәр катнашучы тырышлык һәм оригинальлек күрсәтте. Билгеле, кайберләренә ата-аналар ярдәм итте. Барлык балаларга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International