Саба балалар сәнгать мәктәбендә әтиләр көненә багышланган дәрес-мастер-класс узды.

2021 елның 15 октябре, җомга

Ир кеше - гаиләнең хуҗасы, терәге. Яшь буынны тәрбияләүдә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный. “Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы аталардан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый”, дигән рус язучысы, тарихчы Н. М. Карамзин. Инглиз шагыйре Джордж Гербет та: “Яхшы ата йөз укытучыдан да өстен”,-дип, юкка гына әйтмәгән. Әлбәттә, сүз күркәм, авторитетлы әтиләр турында бара. Шуңа күрә авторитет, беренче чиратта, балага һәрьяклап уңай шәхси үрнәк күрсәтүгә, аны ихтирам итүгә, сүзенә, эш-гамәленә һәм тормыш тәҗрибәсенә инануга нигезләнергә тиеш.

Россиядә, 2021 елдан башлап, мөһим гаилә бәйрәме – РФ Президенты Указы белән «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның әһәмиятен арттыру максатларында»рәсми рәвештә билгеләнгән әтиләр көне билгеләп үтелә. Аны бәйрәм итү датасы – октябрьнең өченче якшәмбесенә туры килә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбендә гимнастика буенча мастер-класс узды. Чарага бию  бүлегенең 1 нче сыйныф укучыларының  (укытучысы Гарипова Г. М.) әтиләре килгән иде. Чараны  сәнгать мәктәбе директоры Газизов Алмаз Зиннур улы котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Укытучы Гүзәл Марат кызы  исә балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмияте турында доклад белән чыгыш ясады. Аннары 1 нче сыйныф укучылары әтиләренә гимнастика дәресләрендә алган белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Шуннан соң әтиләр  белән мастер-класс үткәрелде. Мастер-класс барышында балалар әтиләре белән гимнастика буенча күнегүләр ясадылар. Чара ахырында барлык әтиләргә  сертификатлар тапшырылды. Лаеклы әтиләрне бәйрәм белән котлыйбыз, алар белән горурланабыз һәм бары тик бәхет һәм сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International