Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең күчмә семинар-киңәшмәсе

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

12 октябрь көнне Иштуган мәдәният йортында Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең күчмә семинар-киңәшмәсе булып узды. Чара кунаклар белән очрашудан башланды. Милли костюмнар кигән балалар өч телдә шигырь сөйләп сәламләделәр. Аннан "Тюрагай" удмурт фольклор коллективы удмурт халкының туй йоласын күрсәтте. Китапханә һәм клуб мөдирләре 2021 нче ел өчен мәдәният йорты һәм китапханә эшенә хисап-анализ ясадылар . Шуннан соң күп кенә оештыру мәсьәләләре каралды. Төрле сораулар буенча Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. һәм әйдәп баручы методист Садриева Г.Ш. чыгыш ясадылар. Шулай ук мәдәният йорты фойесында “Халыклар дуслыгы-мәңгелек!", "Халкыбызның күңел бизәкләре" һәм "Безнең казанышларыбыз" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International