"Хезмәтле кеше - хөрмәтле кеше"

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне һәр елны октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Игенчеләр һәм терлекчеләр ел әйләнәсе хезмәт вахтасында, аларга календарь битләрендәге бәйрәм көннәре таныш түгел, якшәмбе дә аларның эш көне. «Нырты» АХП «ҖЧҖнең» Арташ бригадасында 7 кеше Татарстан Республикасының атказанган механизаторы һәм Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исемнәренә лаек булдылар. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен каршылап, 9 октябрь көнне, Ике басу Арташ мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, "Хезмәтле кеше - хөрмәтле кеше" дип исемләнгән күчтәнәч концерт оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International