Татарстан эшкуарлары күчемсез милек объектларына 10 меңнән артык хокук рәсмиләштергән

2021 елның 9 октябре, шимбә

2021 елның 9 аенда Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләреннән кергән документлар буенча күчемсез милек объектларына 10 меңнән артык хокук теркәгән. Шул ук вакытта теркәү кыска вакыт эчендә башкарылды.

Әйтик, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш - бирешләрне теркәү срогы закон нигезендә билгеләнгән 9 көн урынына 5 эш көне (өлешләп төзүдә катнашу килешүләреннән тыш); күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә бер үк вакытта куйганда һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12 эш көне урынына 9 эш көне тәшкил итте.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатканча, кагыйдә буларак, Татарстан эшкуарлары төзелеп килүче йортлардагы фатирларны, шулай ук офис бүлмәләрен милек итеп рәсмиләштерәләр.

«Әлеге категория гаризачылар өчен Татарстан Росреестрында беренче ел гына теркәлүнең һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куюның кыскартылган вакытлары эшләми. Безнең фикеребезчә, бу бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыруга һәм тулаем Татарстанда инвестицион климатны яхшыртуга ярдәм итә торган иң нәтиҗәле чараларның берсе».

Игътибарга

Кыскартылган сроклардан файдалану өчен, документларны КФҮ аша тапшырганда, электрон чират терминалы аша кабул итүгә язылганда, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен генә билгеләнгән аерым кнопкага басып, махсус талон алырга кирәк. Бу КФҮ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчене КУЭ субъекты буларак билгеләргә һәм документларны кабул иткәндә теркәлүнең кыскартылган срокларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Барлык килеп туган сораулар буенча, шул исәптән документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кадастр исәбенә куярга һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән торак булмаган күчемсез милек объектларына, шулай ук мондый объектлар астындагы җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәргә теләүчеләр Татарстан Росреестрына 8(843)255-24-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар (көн саен эш вакытында). Моннан тыш, актуаль мәгълүмат белән Росреестрның рәсми сайтында танышырга мөмкин. rosreestr.tatarstan.ru ("кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен" Бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International