Өлкәннәр көненә багышланган күргәзмә

2021 елның 2 октябре, шимбә

1 октябрь-Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.

 1 нче октябрь көнне  “Хөснуулла һәм Аллаһияр  Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе”ндә өлкәннәр көненә багышланган «Минем яраткан әбием һәм бабам» күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмәгә рәсем бүлеге укучыларының  эшләре  куелды. Укучыларның эшләре зур тырышлык белән ясалган, өлкәннәргә хөрмәт һәм  ихтирамлык  чагылдыра.

Киләчәктә дә өлкән яшьтәге кешеләргә, аларның бай тормыш тәҗрибәсенә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International