29 сентябрь көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Авазларсыз дөнья” дип исемләнгән карточкалар ярдәмендә сөйләшү сәгате үткәрде. Шөгыльдә 10 бала катнашты.
Без тәрбиячеләр, балаларның нәрсә әйтергә теләүләрен аңласак та, чит кеше аларның теләкләрен аңламый, шуңа күрә дә бала үпкә белдереп үзенең характерын күрсәтә башлый. Мондый балаларга махсус дидактик уеннар, карточкалар кирәк, алар ярдәмендә бала башка кешеләр белән аралаша алачак. Безнең төп бурыч – баланы аралаша торган кешесенә үзенең теләгән белдерә торган карточканы бирергә өйрәтү.
Йомгаклап шуны да билгеләп үтәргә кирәк, менталь тайпылышлары булган балаларны укыту өчен универсаль чаралар юк. Һәрбер бала өчен карточкалар индивидуаль һәм аның психофизик үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланырга тиеш.