Юлбат мәдәният йортында мәдәни чаралар

2021 елның 25 сентябре, шимбә

11 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре һәм  авыл фельдшеры белән берлектә мәктәп укучылары өчен «Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне -«Шәфкать туташы»дигән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Көн саен планетаның төрле почмакларында кешеләр ашыгыч медицина ярдәмгә мохтаҗ булган хәлләрдә очрыйлар. Тик зыян күрүченең гомере турыдан-туры медицина хезмәткәрләренең генә түгел, ә һәлакәт урынына беренче булып килгән кешеләрнең дә гамәлләренә бәйле була. Авыл фельдшеры табибка кадәр ярдәм күрсәтә белү турында сөйләде. Балаларга кайбер гадәттән тыш очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнде. Нинди медицина җайланмалары белән файдаланырга. Әңгәмә мавыктыргыч узды һәм балалар травмалар алган вакытта үз-үзеңне тоту белү буенча файдалы инструкцияләр, куллана алырлык кагыйдәләр  алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International