Саба балалар сәнгать мәктәбе укучысы "Шаян ТВ" каналында чыгыш ясады.

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

19 сентябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе музыка бүлеге вокал сыйныфы укучысы Кашапов Илүзәр (укытучысы Дәүлиева Г.Р.) "Шаян ТВ" балалар телевидениесендә "Сәйлән» балалар телевизион-музыкаль фестивалендә катнашты. Бүгенге чыгыш нәтиҗәләре буенча Илүзәр фестивальнең октябрь аенда узачак финал турына узды. Афәрин,Илүзәр,котлыйбыз! Яшь артистларыбызны тиздән телевизор экраннарында күрә аласыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International