Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән экстремизм һәм террорга каршы профилактик чара-флешмоб оештырылды.

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Районыбызда 1 сентябрьдән 30 сентябрьга кадәр экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы бара. Айлык кысаларында 16 сентябрь көнне Саба балалар сәнгать  мәктәбе укытучылары Мөбәрәкҗанова А.З., Гарипова Г.М. экстремизм һәм террорга каршы профилактик чара-флешмоб оештырдылар. Чарада 24 бала катнашты. Чара тәрбияви югарылыкта үтте. Балаларга бердәмлек, татулык, һәр кешенең милләтен хөрмәт итү, үз-үзеңне саклау,яклау,якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгырту күнекмәләре бирелде. Чара ахырында укучылар илебезгә тынычлык теләп, террорда  һәлак булганнарны 1 минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International