7 сентябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н., Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. һәм учреждения, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыен соңгы 5 еллыкта район күләмендә башкарылган эшләр белән бәйле видеоязма карау белән башланып китте. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы Маүлетов Б.М. җирлек күләмендә башкарылган эшләргә хисап ясады. Шулай ук алдагы 5 еллыкта хәл ителәсе мәсьәләләрне әйтеп узды. Җыенны район Башлыгы Минниханов Р.Н. йомгаклады, халык биргән сорауларга аңлатма биреп узды. Җыеннан соң районның барлык авыл җирлек башлыклары Түбән Шытсу авыл җирлеген карап чыктылар, учреждениеләр белән таныштылар.