Татарстанда 24 сәгать эчендә беренче электрон ипотека теркәлгән

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

"1 көн эчендә Электрон ипотека" проекты кысаларында Татарстан Росреестры 24 сәгать эчендә ипотека документларының беренче электрон пакетын теркәде. Төбәктә беренче онлайн-ипотека әзер торак сатып алуга ВТБ банкында рәсмиләштерелде.

Татарстан «Бер көн эчендә Электрон ипотека» проектын гамәлгә ашыруга агымдагы елның 1 сентябреннән кереште. 24 сәгать эчендә беренче электрон ипотека Казанда теркәлгән. Шулай итеп, татарстанлыларның электрон ипотеканы бер эш көне эчендә, Росреестрның электрон сервисларын кулланып, күпфункцияле үзәкләрдә булмыйча, оператив рәвештә рәсмиләштерергә мөмкинлеге туды", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров.

Яңа ике бүлмәле фатирга торак шартларын яхшыртырга – «хрущевка» дан яңа төзелешкә күчәргә карар кылган яшь казанлы ия булды. Яңа фатирга ике айдан соң ук керергә планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе электрон ипотеканы кыска вакыт эчендә теркәргә мөмкинлек бирүче «бер көн эчендә Электрон ипотека» проектын тормышка ашыруда катнаша. Әлеге проект кысаларында искәрмәләр булмаган очракта теркәү срогы билгеләнгән стандарт 5-7 эш көне урынына нибары 24 сәгать тәшкил итә. Әлеге проектка Россиянең 75 төбәге җәлеп ителгән инде һәм 2021 ел ахырына кадәр әлеге хезмәт РФнең барлык 85 төбәгендә дә ачык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International