Яңа уку елында 432 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк баса, 1 сыйныфка укырга керә. Район мәгариф системасының статистик мәгълүматларына тукталсак: 11урта, 6төп, 1башлангыч мәктәп - филиал, 1гимназия, 1лицей, 1кадет интернат - мәктәбе, 1сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат - мәктәп, Кызыл – Мишә һәм Корсабашта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп – интернат бар. Мәктәпләрдә барлыгы узган уку елында 3907бала белем һәм тәрбия алды. Саба аграр көллиятендә техник-механик, бухгалтер-экономист, төзүче, повар, автомеханик белгечлекләре буенча укыту планлаштырыла, 115студент беренче курска алыныр дип көтелә, алдагы уку елында студентлар саны 367булачак. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре 46, шул исәптән, 7се филиал булып тора. Хәзерге вакытта мәктәпкәчә учреждениеләргә 1978 бала йөри һәм 150дән артык бала юллама алган.
Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф ветераннарын, әлеге өлкәдә эшләүче бөтен хезмәткәрне 1 сентябрь - Белем көне белән котлыйбыз! Яңа уку елы уңышларга, сөенечле вакыйгаларга бай булсын!