Саба туган якны өйрәнү музеенда күргәзмә оештырылды

2021 елның 27 августы, җомга

   30 август көнне халкыбыз  Татарстан республикасы көнен бәйрәм итә.Тарихтан күренгәнчә, әлеге көн 1990 елда Татарстанда Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгән көн. Республикабыз күпмилләтле Россиядә ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак үзен күрсәтә алган төбәк. Үз илебез тарихына хөрмәт, патриотизм һәм ярату хисе тәрбияләү максатыннан Саба туган якны өйрәнү музеенда әлеге бәйрәм уңаеннан күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә рәссам, якташыбыз, шулай ук Татарстан Республикасы флагы авторы Тавил Хаҗиәхмәтов иҗаты тәкъдим ителде. Райондашлар танылган рәссамның тормышы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International