Казан шәһәренә экскурсия

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Юлбат  мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар һәм ата-аналар белән берлектә Казан шәһәренә экскурсиягә бардык  : "Ямьле Казан-Шәһри Казан".
Экскурсияне «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданчыктан башладык, анда «Чәчәк фестивале»урнашкан. Җәй ахырына кадәр Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын төрле чәчәк композицияләре, инсталляцияләр сөендерә. Моннан тыш, мәйданда җәяүлеләр юллары салынган, кече архитектура формалары, гамаклар, күләгә өемнәре урнаштырылган, чәчәк түтәлләре ясалган. Яшел зонада – көзге лабиринт, ә үзәк өлешендә-чаралар үткәрү өчен сәхнә урнашкан.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International