«Әбием әкиятләре» дип исемләнгән әңгәмә

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы белән берлектә «Әбием әкиятләре»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. "Әбием әкиятләре" чарасы үткәрүнең максаты-балаларның халык әкиятләре турында һәм әкиятләр турында белемнәрен ныгыту. балаларда әкият темасына сөйләшүдә катнашырга теләк уяту. «Әкиятләр иленә сәяхәт» дигән китап күргәзмәсе, әдәбиятка күзәтү оештырылды. Балалар бик теләп укырга яратулары турында сөйләделәр, яраткан әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар белән "Дүрт дус", "Өч кыз" өстәл курчак театрын уйнадык. Катнашкан барлык балаларга бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International