Педагогларның традицион август киңәшмәсе

2021 елның 24 августы, сишәмбе

24 август көнне Район мәдәният йортында педагогларның традицион август киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры  Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы, Башкарма комитет җитәкчесе, бүлек  мөдирләре, авыл җирлеге Башлыклары катнашты.

Киңәшмәнең беренче өлешендә 2020/21 уку елы нәтиҗәләре һәм 2021/22уку елында мәгариф хезмәткәрләре каршында торган төп  бурычлар турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакиров доклады һәм чыгышлар тыңланды. Киңәшмәнең икенче өлешендә ветеран укытучыларны лаеклы ялга озату, яшь белгечләрне район укытучылары сафына кабул итү тантаналары оештырылды. Киңәшмәдә шулай ук мәгариф алдынгылары бүләкләнде.

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International