31 декабрь көнне Сабабаш авыл клубында «Яңа ел чыршысы янында очрашу»бәйрәм программасы үтте.
Кичә Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улының яңа ел котлавы һәм «иң яхшы Яңа ел бизәлеше»конкурсында җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшыру белән ачылды. Оештыручылар тарафыннан кызыклы һәм бай эчтәлекле бәйрәм кичәсе программасы әзерләнгән. Концерт номерлары арасында Яңа ел конкурслары һәм кызыклы уеннар уздырылды
Барлык катнашучыларны Яңа ел бәйрәменең төп кунаклары – Кыш Бабай, Кар Кызы белән очрашу көтте.
Катнашучылар төп кунаклар Кыш Бабай һәм Кар кызы исеменнән Яңа ел призлары алдылар.