“Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен” шәфкатьлелек дәресе

2021 елның 20 августы, җомга

18 август көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында  китапханәче  белән берлектә “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен” дигән шәфкатьлелек дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты итеп балаларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешеләргә, әти-әнигә, табигатькә игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү алынды. “Шәфкатьле булу - барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйкълы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала. Без бүген шул хакта сөйләшербез. Ә теманы ачу өчен безгә бүген Фәнис Яруллинның шигырьләре булышыр” – дип башлады үзенең сүзен мәдәният йорты мөдире. Балаларга Фәнис Яруллинның “Иң әйбәт нәрсә кемдә?”, “Калыйк вакытында сорап”, “Калмагыз соңга”, “Рәнҗемәсен”, “Сорау һәм җавап”, “Ашыгыйк” дигән шигырьләре укылды һәм шулар буенча фикер алышу үткәрелде. Китапханәче балаларны “Балачакта алган белем хәтердә гел калачак” дигән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды.  “Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит,” - диелә халык мәкалендә. Кешеләрне һәрвакыт матур эшләребез, игелекле гамәлләребез белән сөендерик! – дип тәмамлады ул үзенең сүзен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International