7 август көнне Сулэ авыл клубы мөдире Курсабаш мәдәният йорты белгечләре белән берлектә"кичке утырулар"дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Кичке утырулар - ул безгә мирас буенча килгән халык гореф-гадәтләренең берсе. Чара кунаклары кич белән клуб янында күңелле ачып, рэхэтлэнеп аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Утырмада халык уеннары уйнадылар, шаярдылар, биеделәр, җырлар җырладылар.Кунаклар баян астында халык җырларын башкардылар.Учакта коймак пеште, ә самавырда үләннәрдән хуш исле чәй кайнады.Утырмалар чын-чынлап җылы һәм өйдәгечэ булып чыкты.