13 нче август көнне Шәмәрдән лицеенда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дип исемләнгән хәйрия чарасы узды. Әлеге чарада Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Кәримов Марат Рәшит улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айдар Наил улы, җирле оешма вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, уку елына әзерлек нигезеннән, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә матди ярдәм күрсәттеләр. Балаларга шундый игътибар, ярдәм күрсәткәннәре өчен хөрмәтле җитәкчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Чара бик эчтәлекле, җырга күмелеп барды, театральләштерелгән өлешендә лицеебыз укучылары Фазлиева Амалия, Мустафин Булат бик оста чыгыш ясадылар. Чараны оештырырга, алып барырга ярдәм күрсәткәннәре өчен Шәмәрдән мәдәният йорты җитәкчесе Зәйнетдинова Гөлүсә Наилевнага, массакүләм чаралар оештыру белгече Вәлиева Алия Магфуровнага олы рәхмәтебезне җиткерәбез.