Янгын куркынычы тудыра торган хәлләрне булдырмау максатыннан, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм инвалидларны өйләренә барып карауны дәвам итәләр. Чараларга шулай ук янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре дә җәлеп ителә.
Күчмә чараларның максаты – өлкәннәрнең торак-көнкүреш шартларын, газ җиһазларын, электр үткәргечләрен, янгын хәбәргечләренең булуын һәм төзеклеген тикшерү. Янгын хезмәте хезмәткәрләре гражданнар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында аңлату әңгәмәләре үткәрәләр, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган белешмәлекләр тараталар.
Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга караклар һәм алдакчылардан саклану чаралары турында сөйлиләр, гражданнарны игътибарлы һәм уяу булырга өндиләр