Бүген балаларда табигатьтә үз-үзеңне дөрес тота белү, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү, үзара хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү максатыннан Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында "Без табигать дуслары" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара урманчы картының килүе белән бик күңелле башланып китте. Күңел ачу вакытында балалар җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр һәм «Чүп-чар җый», «Күлдәвеккә басма», «Кошлар һәм бөҗәкләр», «Әгәр мин урманга килсәм», «Күркә һәм гөмбә җый»дигән кызыклы уеннар үткәрелде. Балалар барлык уеннарда да актив катнаштылар, табигатьне ни өчен сакларга, аның турында кайгыртырга кирәклеген белделәр һәм табигать безнең кайгыртуга, яклауга мохтаҗ дигән нәтиҗәгә килделәр. Чара ахырында балалар үзләренең табигатьне ничек кайгыртулары турында сөйләделәр.