Россиядә бәйрәмнәр күп, алар арасында иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Яшьләр көне. Яшьлек -ул һәр кеше тормышында искиткеч чор гына түгел, ә күңелнең аерым торышы да. Бу-иң кыю өметләр, эзләнү, ачышлар һәм тормышка ашырулар вакыты. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге яшьләр бик актив.27 июнь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре яшьләр өчен «Җәй, музыка, мәхәббәт!»дип аталган музыкаль күңел ачу чарасы уздырдылар. Бик күп үзенчәлекле кызыклы конкурслар, уеннар үткәрелде, аларда яшьләр бик теләп катнаштылар. «Иштуган батыры», «Пантомимо», «Идеаль пар», «Сюрпризлы коробка» кебек конкурслар көлке һәм юмор уятты. Бу күңел ачу программасы якыннанрак танышырга, яшьләр бәйрәме турында күңелле хатирәләр калдырырга ярдәм итте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Барысы да яхшы кәеф белән таралыштылар.