«Сэлэт» - "Arts Biler Forum"

2021 елның 2 июле, җомга

"Сәләт» -" Arts Biler Forum"

2021 елның 26 июненнән 1 июленә кадәр Биләрдә «Сәләт» – "Arts Biler Forum"халыкара яшьләр белем бирү форумының икенче сменасы узды.  Форум гадәттәгечә Биләр дәүләт тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә үткәрелде.

«Сәләт» нең иң иҗади форумы – «Arts Biler Forum» - беренче тапкыр 2018 елда оештырылды. Форумның төп максаты-сәләтле балаларның, талантлы яшьләрнең һәм аларның остазларының музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау, тормышка ашыру һәм үстерү өчен платформа булдыру. Форумда аерым башкаручылар да, коллективлар да катнашты. Катнашучыларның яше-12-22 яшь.

Саба балалар сәнгать  мәктәбеннән форумда "Яшьлек" бию коллективы укучылары (җит. Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы) һәм "Тамчы" вокаль ансамбле кызлары  (җит. Харрасова Лилия Альберт Кызы) катнашты. Форумда күп кенә мастер-класслар, тренинглар, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм эксперт комиссиясе тәкъдиме буенча режиссерлар төркеме тарафыннан сайлап алынган номерлар катнашында гала-концерт үткәрелде.Форумнан укучылар күтәренке кәеф белән  бик күп кирәкле мәгълүмат алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International