Теннис-сәламәтлеккә юл

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

   2021 нче  елның 22 нче  июненнән Саба теннисчыларының күнегүләр җыеннары башланды. Тренерлар Исмаилов Фарход Усман улы, Исмаилов Хайём Фарход улы  һәм Ищенко Екатерина Сергей кызы җитәкчелегендә 22-30 нчы  июнь көннәрендә 30 спортчы өстәл теннисы буенча Россия чемпионатына махсус физик әзерлек узачак. Тренировка җыеннарының бурычы, спортчыларның спорт формасын саклап калу һәм аны алга таба үстерү. Тренер Фарход Усман улы сүзләренә караганда, бу җыенда гомуми һәм махсус физик әзерлеккә төп игътибар бирелә. "Гомуми физик әзерлек хәрәкәтләнү мөмкинлекләрен киңәйтүгә, гомуми физик форманы һәм организмның тиз тернәкләнүгә сәләтен арттыруга юнәлтелгән", - дип аңлата теннисчыларның остазы. Спортчының зур йөкләнешләргә түзәргә сәләтен арттыру махсус әзерлекнең мөһим бурычы булып тора. Һәр көнне теннисчылар “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе залларында һәм стадионнарында берничә сәгать шөгыльләнәчәкләр. Баланың спорт белән шөгыльләнүдән ләззәт алуы да бик кирәк, чөнки иң мөһиме – баланың бәхетле балачагы. Шуңа күрә безнең тренерлар күнегүләр җыеннарын кызыклы, төрле һәм мавыктыргыч итәргә омтыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International