Шәмәрдән авыл җирлегендә "Хәтер шәме" акциясе узды.

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

22 июнь көнне Шәмәрдән халкы «Хәтер шәме " Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ел саен бөтен Россия буйлап Бөек Ватан сугышы дәһшәте аша үткән кешеләр истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабына. Чара башында авыл җирлеге башлыгы А. Н. Гәрәев чыгыш ясады. Җиңү паркында һәр теләгән кеше шәм кабызды, безгә тыныч тормыш тәэмин итүчеләргә хөрмәт күрсәтте. Без Ватан алдындагы бурычыбызны үтәгәндә һәлак булганнарның барысына да кайгы уртаклашабыз. Шулай ук теләге булганнар Җиңү паркында иртәнге 4 сәгатьтә дә искә алырга җыелдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International