Ак калфак" берләшмәсенә  йөрүчеләр "Изгеләр чишмәсенә" сәяхәт калдылар

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

17 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре Әтнә районында Калатау җирлегендә урнашкан " Изгеләр чишмәсенә" ( "Әүлиәләр зиратына ") "Ак калфак" берләшмәсенә  йөрүче апаларыбыз белән сәяхәт кылдык. Риваятьләр буенча, Айша ханга буйсынучылар  монда күмелә. Бу урында имән агачы утыртылды. Ул бүгенге көнгә кадәр үсә (якынча 1000 ел), һәм аның тирәсенә агач койма куелган. Ләкин, төп таш юк. 159 баскыч атлап тубән тошеп, чишмәсен дә күрдек, дога кылып шифа суын эчеп, сихәт алдык. Бик канәгать булып, икенче елга да килү теләге белән кайттык. Сәяхәт азагында Теләче районындагы «Туган авылым» комплексына кереп,татар халкының үзенчәлеге музеен, мини зоопарын, күлдәге аккошларны, казларны, үрдәкләрне карап, ял итеп чыктык. Бик күп тәэсирләр булды, сәфәр белән бар да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International