Шәмәрдән авыл җирлегендә Фрунзе урамы буенча 4а йортында яшәүчеләр "Күршеләр көнен" билгеләп үттеләр.

2021 елның 22 июне, сишәмбе

18 июнь көнне Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире күршеләр арасында җылы , дустанә мөнәсәбәтләр булдыру максатыннан «Күршеләр көне» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чара Фрунзе урамындагы 4 а номерлы күп фатирлы йорт ишегалдында узды, анда йортта яшәүчеләр һәм аларның күршеләре катнашты. Бу вакыйгага бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Катнашучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Әлеге чараның иң кызыклы өлеше лотерея уены булды. Әлеге атмосфера барлык катнашучыларга  күтәренке кәеф бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International