"Минем яраткан әкият герое".

2021 елның 18 июне, җомга

6 июнь көнне Сулэ авыл клубында бөек рус язучысы А.С. Пушкинның туган көненә багышланган "Минем яраткан әкият герое"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. А. С. Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Чара барышында балалар яраткан әкият героен ясадылар.Балалар шагыйрьнең барлык әкиятләрен белә һәм аларны бик яраталар.Соңыннан балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International