12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үттек. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Шул уңайдан,17 июнь көнне балалар сәнгать мәктәбенең баян сыйныфы укучылары белән саф һавада Россия көненә багышланган «Хезмәттә дә, шатлыкта да без бергә!» дип исемләнгән чара оештырылды. Чара барышында баян сыйныфы укытучысы Фатыйхова Р.Г. Россия, аның киңлекләре һәм туган якның чәчәк атуына зур өлеш кертүче шәхесләр турында сөйләде. Аннан соң балалар өчен төрле спорт ярышлары үткәрелде, укучылар күңел ачтылар, җырлар җырладылар, халык уеннары уйнадылар. Актив ял балаларга гына түгел, ә җирдә һәр өлкән кешегә дә файдалы! Балаларга ул сәламәтлекне ныгытырга, коллективта аралашу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә һәм кешенең табигать белән бәйләнешен аңларга ярдәм итә. Бүгенге чарадан укучылар бик күп кирәкле мәгълүмат һәм уңай эмоцияләр алдылар.