6 июнь көнне Сулэ авыл клубы мөдире балалар арасында Россия көненә багышланган "Ватан-бер генэ дөньяда" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Чара башында мөдир рәсем ясау — ул сәнгатьнен үз карашын белдерү мөмкинлеге бирә торган формасы, дип сөйләде. Балалар Россия һәм аның матурлыгы турында үз рәсемнәрен ясадылар. Конкурста катнашучылар үзләренең фантазияләрен, хыялларын һәм сәнгать иҗатын, шулай ук патриотик хисләрен күрсәттеләр.