13 июнь көнне Шәмәрдән авылында милли бәйрәмебез-Сабантуй узды. Котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М. Р.Ишниязов, авыл җирлеге башлыгы А. Н. Гәрәев һәм Шәмәрдән мәчете имам – хатыйбы Д. И. Газизов чыгыш ясадылар. Сабантуй кысаларында төрле спорт һәм халык уеннары үткәрелде: волейбол буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында турнир, шашка, гер күтәрү, милли көрәш, утын кисү, аркан тарту һ.б. Бәйрәм дәвамында мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм Казан шәһәреннән чакырылган кунаклар башкаруында җырлар яңгырады.