Татарстанда барлык районнар да терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларында үсемлекләрне яфрактан тукландыру турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, 7 июньдә Аксубай муниципаль районында АПК җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында кыр форматында тематик семинар узды, анда кырлардагы агымдагы вәзгыятькә анализ ясалды һәм явым-төшем кытлыгында авыл хуҗалыгы культураларының куәтен саклап калу чаралары турында фикер алыштылар.

Уҗымнарның тамыр системасы бик нык түгел, димәк, туфрактан туклану җитәрлек түгел. Шуңа күрә үсемлекләргә яфрактан тукландыру аша ярдәм итәргә кирәк, диде министр.

Гомумән, республика буенча 1 млн. гектардан артык чәчүлек яфрактан туклану алды, әмма районнарның һәм хуҗалыкларның активлыгы төрле. Июньнең икенче яртысыннан шактый явым-төшемнәр көтелә, һәм агымдагы бурыч - уңышны минималь югалтулар белән алу өчен яңгырларга кадәр үсемлекләрне тамырдан тыш тукландыруны тәэмин итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республикада азык әзерләү компаниясе баруын билгеләп үтте. Терлек азыгының сыйфаты һәм терлекчелекнең продуктивлыгы эшнең ничек оештырылуына, технологияләрнең үтәлешенә бәйле.

Республика авыл хуҗалыгы оешмаларының терлек азыгына ихтыяҗы шартлыча бер терлеккә уртача 30 центнер тәшкил итә(чагыштыру өчен:2020 елда - 31,8 ц.) Физик үлчәмгә килгәндә, бу – сенаж - 2 млн. 336 мең тоннадан артык(2020 елда - 3260 мең тонна), силос - 2 млн.569 мең тонна(2425 мең тонна), печән – 322 мең тонна(671 мең тонна).

Планлаштырылган 445 мең гектар күпьеллык үләннең 186 мең гектары чабылган, бу - 42%(2020 елда - 83 мең га). 440 мең тонна сенаж(2020 ел – 180 мең тонна) һәм 45 мең тонна печән(2020 елда – 3 мең тонна) әзерләнде.

Министр ассызыклаганча, бүгенге көндә республиканың барлык районнары терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Бүгенгә шартлыча бер баш терлеккә иң зур күләмдә азык әзерләгән районнар:Тәтеш(10,26 ц.), Бөгелмә(9,2 ц.), Зәй(6,93 ц.), Түбән Кама(6,03 ц.) муниципаль районнары.

Саба районында мобиль оператив төркемнәр булдырылган, алар экспресс-анализатор (АгриНир) ярдәмендә салына торган массаның сыйфатын даими контрольдә тоталар.

Терлек азыгы әзерләүнең җитештерү-технологик процессларын дөрес итеп кору терлекчелек продукциясен җитештерүнең сыйфатына һәм күләменә турыдан-туры йогынты ясый, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. Ул әйтеп узганча, коры азык әзерләү процессына оештыру-технологик контроль мәсьәләләре 2021 елның 17-29 маенда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында оештырылган укуларда каралды. Укуларны авыл хуҗалыгы оешмаларының 100дән артык җитәкчесе һәм зоотехнигы, авыл хуҗалыгы идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районнар башлыкларына, холдинглар һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә техниканы максималь рәвештә мобилизацияләргә һәм эшне тәүлек буена оештырырга кушты, үләннәрнең беренче катын әзерләүне 20 июньгә төгәлләргә кирәк, диде ул.

Сусыл азыкка җитди кытлык булыр дип көтелә торган хуҗалыклар өчен, беренче чиратта, берьеллык үләннәрне җыеп алганнан соң, коры һава шартларында яхшы яшел масса бирә торган культуралар белән өстәмә мәйданнар чәчәргә кирәк.

Марат Җәббаров республикада узган сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 2нче Бөтенроссия конкурсы турында хәбәр итте. Ул 7 – 11 июньдә Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ базасында. Ярышларда Россиянең 63 төбәгеннән 314 вәкил катнашты. Ярышлар барышында катнашучылар практикада нәсел исәбен ничек итеп автоматлаштырылган рәвештә алып баруларын һәм һөнәри күнекмәләрдә теоретик белемнәрне куллана белүләрен күрсәттеләр, шулай ук документларга һәм хайваннарның экстерьеры буенча(ягъни аларның тышкы гәүдә төзелешенә, аның аерым өлешләренә) анализ ясадылар һәм Конкурс нәтиҗәләре буенча 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Конкурсның абсолют чемпионы булып безнең республиканың Кукмара муниципаль районыннан «Рассвет» ҖЧҖ белгече Павлов Владимир Ильич танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International