Сабантуй бәйрәме гөрләп узды

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Югары Шытсу авылында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм тантанасы укучы балаланың туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына бәйле чыгыш белән башланып китте. Котлаулардан соң мәйдан уртасында кызыклы уеннар башланып китте. Сабантуйда барлык категория кешеләр өчен уеннар оештырылды: кечкенә балалар үрмәләтүдән башлап, ветераннар арасында көрәшкә кадәр булды. Сабантуйның балалар арасында баш батыр булып Давлетшин Инсаф танылды һәм аңа тәкә бүләк ителде. Олылар арасында баш батыр булып Шавалиев Ранис танылды һәм шулай ук ул да тәкә белән бүләкләнде. Калган призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International