Ачык ишекләр көне!

2021 елның 28 мае, җомга

   27 май көнне Саба муниципаль  архивына Саба муниципаль районы  «Сәләтле балалар өчен аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесенең 6, 7, 8 сыйныф укучылары килде.

   Укучылар архивның ничек эшләве, нинди документлар саклавын һәм җәмгыять өчен архив хезмәте нинди әһәмияткә ия булуын белделәр. Экскурсия башында укучылар «Минем тарихым» дигән документаль фильм карадылар.

   Соңыннан укучылар архив-саклагычта булдылар. Аларга анда архив фонды ничек формалашуын, киштәләрдән кирәкле мәгълүматны ничек табарга икәнен аңлаттылар.

   Архив белгечләре үсеп килүче буынны үз нәселләре тарихына җәлеп итү максатыннан, балаларга ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрәм» Республика конкурсы турында сөйләделәр.

   Шулай ук укучыларга документларны сканерлау процессы күрсәтелде, алар документларны цифрлаштыру процессында үзләрен сынап карадылар.

   Сәләтле балалар мәктәбе җитәкчесенә рәхмәт белдерәбез һәм мондый очрашулар мәктәпнең һәм архивның хезмәттәшлеген ныгытып, матур традициягә әйләнер дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International