Шекше авыл мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре "Акчарлак" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан "Әлифба - барлык башлангычларның башы" дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрделәр. Язма- кешелек мәдәниятенең иң мөһим өлешләренең берсе. Ә тиздән укучылар булачак балалар барлык хәрефләрне беләләр, хәтта укырга да өйрәнгәннәр. Чара башында катнашучылар табышмаклар чиштеләр, аларда яшеренгән хәрефләрне ачыкладылар. Аннан соң кызлар һәм малайлар татар хәрефләрен алфавиттан эзләп таптылар, сузык һәм тартык авазларны аердылар. Шулай ук балаларга дидактик карточкалар арасыннан үз исеменең беренче хәрефен табарга һәм шул ук хәрефкә башланган сүзләрне искә төшерергә тәкъдим ителде. Балалар куелган бурычларны бик яхшы үтәделәр. Аннан соң катнашучылар уен ярдәмендә үзләре дә хәрефкә әверелделәр һәм сүзләр төзеделәр. Чара ахырында балалар бүләкләргә ия булдылар.