Казан дәүләт аграр университеты 22 майда 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көнен үткәрә.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән дистанцион рәвештә очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә алалар. Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүчеләр өчен укытуның максатчан программалары һәм югары уку йортын тәмамлаучылар һәм студентлар өчен дәүләт ярдәменең башка чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйлиячәк.
Кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Гүзәл Фәссәховага сорауларны сылтама буенча бирергә мөмкин:https://forms.gle/MMU1pzHqEdAhNaJK9. Сорауларга барлык җаваплар туры эфирда яңгыраячак.
Чараларда катнашу өчен «Zoom» кушымтасы аша конференциягә кушылырга кирәк.
Идентификатор 459 772 9499, керү коды 985632
Әгәр Сез Ачык ишекләр көненә килә алмаган булсагыз, Сезне Казан ДАУ институтлары/факультетлары буенча Сезнең өчен уңайлы вакытта күзәтү экскурсиясенә чакырабыз. Моның өчен үзегезгә теләсә нинди уңайлы булган ысул белән алдан язылырга кирәк. Тулырак мәгълүмат Югары уку йорты буенча экскурсия бүлегендә. Экскурсиягә язылу өчен алдан теркәлергә кирәк. Моның өчен анкета тутырырга һәм аны электрон почтага җибәрергә кирәк:priem@kazgau.com яки kazangau@mail.ru.
Ачык ишекләр көне турында тулырак мәгълүмат алу өчен Кабул итү комиссиясенә яки Казан дәүләт аграр университетының Югары уку йортына кадәр белем бирү үзәгенә 8(843)236-66-71, 567-46-30, 8-960-056-76-67 (WhatsApp бар) телефоннары аша, шулай ук электрон почта:priem@kazgau.com яки www.priem.kazgau аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.