Шәмәрдән авыл җирлегендә Парад – митингы узды.

2021 елның 11 мае, сишәмбе

7 май көнне Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы парад-митинг узды. Бәйрәм чарасы авыл предприятиеләре парадыннан башланды. Митингта шул куркыныч вакыт турында бик күп шигырьләр яңгырады , «Партизан хатыны» һәм «Курск дугасы»театральләштерелгән эпизодлар күрсәтелде. Котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н.Миңнеханов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н. Гәрәев чыгыш ясады. Совет сугышчыларының якты истәлегенә баш иеп, бер минут тынлык игълан ителде. Митинг Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салу белән дәвам итте һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Рөстәм Насыйбуллин башкаруында Бәйрәм салюты астында «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International